Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Химик көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Бәйрәм тантанасы «Нефтехимик» боз сараенда узды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть химиясе тармаклары предприятиеләренең күргәзмә экспозициясен карады.
«Бүген янәдән Түбән Камада Химик көненә багышланган бу күркәм бәйрәмне уздырабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты сәламләү сүзендә. – Әлбәттә, беренче чиратта тармак ветераннарына рәхмәт сүзләребезне җиткерәсе килә, алар республикабыз нефть химиясе фундаментын салдылар. Берничә дистә ел эчендә япан кырда Европада иң эреләрдән саналган нефть химиясе комплексы үсеп чыкты».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, алга киткән нефть химиясе булган Татарстан шәһәрләре – Түбән Кама, Казан, Менделеевск Россия Федерациясенең иң эре нефть химиясе үзәкләре булып тора.
«Монда безнең хезмәт коллективлары, мәгариф һәм тикшеренү учреждениеләре вәкилләре, киләчәктә, мөгаен, нефть химиясе хезмәткәрләре булырга җыенган мәктәп укучылары катнашу бик күркәм. Бүген ышанып әйтеп була: гомерен химия тармагына багышлаган кешенең киәләчәге әйбәт булачак», - диде Татарстан Президенты.
Булган куәтле матди-техник база һәм 2015-2019 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын гамәлгә ашыру киләчәктә дә безнең республикага конкурент булып калырга ярдәм итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Рөстәм Миңнеханов тармакның аеруча тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Тантанада катнашучыларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та котлады.