Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасының өлкән министры белән очрашты
2010 елның 27 сентябре, дүшәмбе
Бүген V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган очрашу барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Собянин, Сингапур Республикасының өлкән министры Го Чок Тонг, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сингапур арасындагы алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Собянинга Татарстан Республикасында Сингапур белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында сөйләде. Аларга Сингапур белгечләрен җәлеп итеп мәгариф системасын модернизацияләү, “Электрон Хөкүмәт” проектын үстерү, шулай ук IT-тармакны үстерү керә.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.