Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты: “Без Татарстандагы эре предприятиеләрнең Азия базарында тәкъдим ителүен телибез”
2010 елның 27 сентябре, дүшәмбе
“Без Татарстандагы эре предприятиеләрнең Азия базарында тәкъдим ителүен телибез”. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында CNA («Channel NewsAsia», Сингапур) телеканалына биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.
Сингапур тулаем алганда Россия һәм аның төбәкләре өчен кызыклы, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә Татарстан, аерым алганда, нефть продукциясе җитештерүче буларак Азиядә җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителмәгән. Шуның белән бергә Татарстан Республикасы Россиядә полимер, полиэтилен, полистирол, синтетик каучук җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Әлбәттә, без Татарстанның “Татнефть” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ, “Казаноргсинтез” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ кебек эре предприятиеләренең Азия базарында тәкъдим ителүен телибез. Россия-Сингапур эшлекле форумына охшаш чаралар үзеңне күрсәтү, үз икътисади потенциалыңны тәкъдим итү, потенциаль партнерлар белән яңа эшлекле элемтәләр булдыру өчен менә дигән мөмкинлек”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
"CNA" телеканалының Сингапур компанияләре белән хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре хакындагы соравына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов, аларга, барыннан да элек, мәгариф, белем бирүдә мәктәп системасын модернизацияләү проектлары, шулай ук ИТ-проектлар керүен билгеләп үтте. Ул бүген ИТ-авыл концепциясен эшләү өчен Сингапур белгечләрен җәлеп итүне күздә тоткан Татарстан һәм «RSP Architect Planners&Engineers PTE Ltd» (Сингапур) компаниясе арасындагы үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелуын искәртте.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан һәм Сингапур арасында мәгариф системасын үзгәртеп кору кысаларында тагын дүрт килешү имзаланган. “Сингапур – мәктәптә белем бирүнең сыйфаты өлкәсендә дөньякүләм лидер һәм без әлеге тәҗрибәне үзләштерергә ниятлибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз