Вячеслав Голоскоков: “Таможня инфраструктурасы әлегә “Алабуга” МИЗның үсеш темпларына өлгерә алмый”

2010 елның 28 сентябре, сишәмбе
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында узган киңәшмәдә Кама аръягы эшчәнлек төбәгенең Татарстан таможнясы постларында таможня идарәсен көчәйтү юллары хакында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Идел буе таможня идарәсе башлыгы Вячеслав Голоскоков катнашты.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында билгеләп үткәнчә, “Алабуга” махсус икътисади зонасы республика икътисадының зур үсеш ноктасы санала. 2011-2012 елларда ул Кама аръягы һәм тулаем алганда Татарстан икътисадының җитди үсешен тәэмин итәчәк. Гамәлдәге резидентларның җитештерү күләмнәре артачак, яңа резидентлар барлыкка киләчәк. “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм таможня моңа өлгерергә тиеш.

“Биредәге производстволар һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасына килүче резидентлар дәүләтнең бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырырга әзер икәнлегенә шикләнмәскә мөмкин”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Идел буе таможня идарәсе башлыгы фикеренчә, таможня инфраструктурасы әлегә “Алабуга” махсус икътисади зонасың үсеш темпларына өлгерә алмый.

Вячеслав Голоскоковның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта вәзгыятьне үзгәртү өчен билгеле бер системага салынган карарлар әзерләнә. Шулай ук бу өлкәдәге эшләргә юнәлеш бирү өчен эшче төркем булдырылачак.

“Федераль салым хезмәте өчен махсус икътисади зоналардагы хезмәттәшлек өстенлекле юнәлеш санала. Норматив базаны камилләштерү өлкәсендә кабул ителгән карарлар таможня органнарына адекват булырга һәм резидентлар үсешен тоткарлаучы контрольне юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип ышана Вячеслав Голоскоков.

Киңәшмәдә махсус икътисади зона генераль директоры Василий Кудряшов “Алабуга” МИЗның үсеш перспективалары хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә махсус икътисади зонада 13 резидент эшли, 2015 елга аларның санын 35 кә җиткерү күздә тотыла. Резидентлар тарафыннан 20 миллиард сумлык продукция җитештерелгән, салым түләүләре 1 миллиард сумнан артып киткән.

Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликовның доклады Кама аръягы эшчәнлек төбәгенең Татарстан таможнясы постларында таможня идарәсен көчәйтү юлларына багышланган иде.

Аларның берсе – электрон декларацияләргә күчү. Хәзерге вакытта Татарстанда таможня декларацияләренең 67 проценты электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Россия Президенты 2011 елның 1 гыйнварына моны 100 процентка җиткерү бурычын куйды.

РФ төбәкләре арасында электрон декларациягә күчү буенча иң югары үсеш темплары – Татарстанда, дип ассызыклады Вячеслав Голоскоков.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International