Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Вьетнам белән элемтәләрне саклау һәм үстерүгә карата кызыксыну белдерә”
2010 елның 29 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Вьетнам белән сәяси, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне саклау һәм үстерүгә карата кызыксыну белдерә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Буй Динь Зинь белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, Вьетнам илчелеге киңәшчесе, икътисади бүлек башлыгы Нгуен Тьи Там, илчелекнең сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Нгуен Тхань Ван, илчелекнең беренче секретаре Ле Минь Зан катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Вьетнам арасында дусларча мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте. Вьетнамның Татарстан белән хезмәттәшлегенә килгәндә, Президент Горький исемендәге судно төзү заводының Вьетнам Хәрби-диңгез флотына ике “Гепард” фрегаты җибәрү буенча төзелгән килешүне искә алды. Хәзерге вакытта әлеге кораблар Кронштадтта заказчыга тапшыруны көтә.
“Без Яшел Үзән заводында Вьетнам өчен ике заманча кораб төзелүен зур горурлык дип саныйбыз, - диде Р.Миңнеханов. – Хезмәттәшлекнең әлеге юнәлеше алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез. Безнең заводның Вьетнамда кызыксыну уятырлык берничә проекты бар”.
Рөстәм Миңнеханов Вьетнамда “КАМАЗ”лар җыю буенча уңышлы эшләп килүче уртак предприятиегә дә игътибар юнәлтте. “Безгә алга таба да “КАМАЗ” продукциясен сезнең базарга чыгарырга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгы илчегә.
“Илебез күкләрен Казанда җитештерелгән 100 гә якын вертолет иңли, без Вьетнамның да яңа машиналар сатып алу белән ни дәрәҗәдә кызыксынуын белергә теләр идек”, - диде ТР Президенты.
Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек хакында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Вьетнам студентларының Казанда СССР вакытында да белем алуын искә төшерде. “Хәзерге вакытта, минем белүемчә, Казанда Вьетнамнан килгән 70 студент укый, без аларның, мәсәлән, ун мәртәбә артуын телибез, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Бездә чит ил студентларына яшәү һәм белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган”.
Республика Президенты шулай ук Вьетнам вәкилләренең 2013 елгы Универсиадада да катнашачагына өмет белдерде.
“Вьетнам бизнесына Россиягә үтеп керергә вакыт, сез моны Татарстан аркылы эшли аласыз, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов илчегә. - Әйдәгез, Татарстанда сезнең гражданнар эшләр өчен заманча сәүдә мәйданчыклары булдырыйк һәм җиңел сәнәгатьне үстерик”.
Үз чиратында, Буй Динь Зинь әфәнде очрашу мөмкинлеге тудырган өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. “Безнең арада сәяси мөнәсәбәтләр һәрвакыт яхшы булды, әмма безгә сәүдә өлкәсендәге элемтәләрне дә активлаштырырга кирәк”, - дип саный Вьетнам илчесе. Ул бизнес алып бару мөмкинлеген яхшырак белер өчен Татарстан һәм Вьетнамга бизнес-делегацияләрнең визитларын оештырырга тәкъдим итте. Буй Динь Зинь шулай ук Рөстәм Миңнехановның үзен дә Вьетнамга чакырып калды.
Очрашу азагында Татарстан Президенты Вьетнам һәм Татарстан Республикасының хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләре күп булуын билгеләп үтте. “Без Вьетнам белән булган элемтәләрне саклау һәм яңаларын үстерүгә карата кызыксыну белдерәбез”, - дип сүзен йомгаклады Р.Миңнеханов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз