Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда фармацевтика кластеры барлыка килергә мөмкин
2010 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышта “2011-2020 елларда һәм алдагы перспективада Татарстан Республикасы фармацевтика сәнәгате үсеше” дигән максатчан программа проекты каралды. “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, программа “2020 елга кадәрге чорда Россия Федерациясе фармацевтика сәнәгате үсеш стратегиясе”, “2010-2020 елларда Татарстан Республикасында биотехнологияләрне үстерү” максатчан программасын үтәү йөзеннән һәм “2020 елга кадәрге чорда һәм алдагы перспективада Россия Федерациясе фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү” дигән федераль максатчан программа проекты нигезендә эшләнгән.
Программаның төп максаты – ТР фармацевтика сәнәгатен инновацион үсеш моделенә күчерү. Төп бурычлар түбәндәгедән гыйбарәт: Татарстан фармацевтика сәнәгате җитештерү куәтләрен технологик яктан яңадан җиһазландыру һәм көндәшлеккә сәләтле продукция эшләп чыгару өчен фәнни-тикшеренү базасы булдыру. Россия фармацевтика сәнәгате тарафыннан иң кирәкле һәм мөһим дарулар җитештерү, республика фармацевтика сәнәгате җитештергән инновацион продукцияне базарга чыгару күздә тотыла. Программа ике этапта (2011-2015 һәм 2016-2020 елларда) гамәлгә ашырылачак.
Рөстәм Миңнеханов, проект хакында фикер алышуга нәтиҗә ясап, Россия фармацевтика тармагының бик нык артта калуын, ә Россия базарында барлыкка килгән бушлыкны чит ил компанияләрендә җитештерелгән продукция тутыруын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, Татарстандагы фәнни һәм клиник база җитди фәнни нигезгә салынган тулы бер фармацевтика кластерын булдырырга мөмкинлек бирә. Соңгысыннан башка безнең предприятиеләрнең җитди перспективасы юк, дип саный Татарстан башлыгы. Аның сүзләренә караганда, базарга үтеп керү өчен яңа продукция җитештерергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов читтән фирмалар чакырып, махсус мәйданчык булдыру мөмкинлеген әйтте, Казандагы фәнни үзәкләр аның нигезе булачак. Ул ТР Министрлар Кабинетына проектны эшләп бетергәннән соң агымдагы ел ахырына кадәр программаны кабул итәргә тәкъдим итте.
ТР Президенты шулай ук суны аз чыгымнар тотып сыйфатлы итеп чистарту кирәклегенә игътибар юнәлтеп, “Химград” технополисында эшләтеп җибәреләчәк җайланманың эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирергә кушты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз