“ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” Республика конкурслары нәтиҗәләре игълан ителде

2010 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы министр Әгъләм Садретдинов җитәкчелегендә “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” Республика конкурслары нәтиҗәләрен игълан итте.

2004 елда ТР Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелып, республика дәрәҗәсендәге һәм муниципаль берәмлекләрнең әйдәп баручы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары журналистлары арасында игълан ителгән әлеге конкурска барлыгы 215 материал тапшырылган. Шулар нигезендә комиссия “ЭКОлидер” конкурсында авсолют җиңүче дәрәҗәсенә “Татнефть” ААҖ лаек дип тапкан. Нәтиҗәле экологик программа, шулай ук икенчел ресурслар җыю, эшкәртү, энергияне янга калдыра торган һәм экологик нәтиҗәле технологияләрне гамәлгә кертү, нәтиҗәле экологик менеджмент, агросәнәгать комплексында заманча экологик инновацион технологияләр кертү һәм торак-коммуналь комплекс эшчәнлегендә экологик куркынычсызлыкка ирешү өчен һәм башка күптөрле юнәлешләрдә уңышларга ирешкәннәр арасында Бөтенроссия күләмендәге предприятие җитәкчеләренә дипломнар һәм бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. Алар арасында “Татнефть” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ, “Түбән Кама нефть химиясе”/”Нижнекамскнефтехим” ААҖ, “Майский” агрокомбинаты, “Сетевая компания” ААҖ һ.б. бар. “Экология” терминын төрлечә шәрехләп була, ләкин иң отышлысы - “үзебез яши торган йорт”, безнең очракта, “Татарстан дип аталган зур йорт” дигән эчтәлек салынганы, шуңа күрә, әйләнә-тирә белән килешеп, гариониядә яшәү бик әһәмиятле, дип белдерде чыгышында И.Халиков һәм предприятие, компанияләрнең әйләнә-тирә мохитне яхшырту өлкәсендәге эшчәнлекләрен мактап телгә алды.

Конкурста җиңү яулаган “Генерирующая компания” ААҖ, “Серго исемендәге завод” җитешлерү берләшмәсе (Яшел Үзән), “Түбән Кама шина”/” Нижнекамскшина” ААҖ, “Экология” ҖЧҖ (Түбән Кама), “ТАИФ-НК” ААҖ, “Биопрепараты” фәнни-җитештерү институты һ.б. республика һәм муниципаль әһәмияттәге предприятиеләр башлыкларына диплом, медальләр һәм “ЭКОлидер” флаглары тапшырырга чыккан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова төрле номинациядә җиңүчеләрне һәм лауреатларны парламент депутатлары исеменнән котлап: “Мәңгелек кыйммәтләр бар – алар игелеклелек, үз-үзеңне тыю, башканың хәленә керә белү, үзең нәрсәдер эшләү-булдыру. Аларны сакламаганда, экологиядә уңай үзгәрешләр беркайчан да булмаячак. Кеше үзен табигатьнең патшасы дип түгел, ә баласы итеп тоярга тиеш: бу тормышта без барыбыз да бала гына”, - дип басым ясап әйтте.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Думаның табигать ресурслары, табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча комитеты әгъзасы Фатыйх Сибагатуллин исә сәхнә түренә лауреат исеменә лаек булган предприятие һәм оешмаларга, ә РФ Федераль Җыены Федерация Советының табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча комитеты әгъзасы Әгъзам Гобәйдуллин мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль өлкә учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр җитәкчеләренә җиңүче һәм лауреат бүләкләре тапшыру өчен күтәрелде.

“Кеше һәм табигать” конкурсында массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары журналистлары, иҗат төркемнәре арасында җиңүчеләр һәм лауреатларга дипломнар, акча сертификатларын тапшырганда министр Әгъләм Садретдинов: “Экология – безнең тормыш-яшәеш рәвеше ул, Табигать-Анага кадер-хөрмәтле һәм сакчыл караш бала вакыттан – гаиләдән, балалар бакачасы һәм мәктәптән башлап сеңдерелү кирәк, менталитетны аннары үзгәртү авыр, кайчак мөмкин дә түгел. Шуны аңлап, актив хезмәттәшлектә торган массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт, киләчәктә дә республика территориясендә экологик куркынычсызлык тәэмин ителеше буенча эшчәнлек турында җәмгыятьне мәгълүматлаштыруда сезгә ышаныч баглыйбыз”, - диде. Бүләкләнүчеләр күп булганлыктан, министрның беренче урынбасары Ринат Абдуллин һәм министр урынбасары Андрей Калайда да ярдәмгә чыкты. Җыеп кына әйткәндә, “ЭКОлидер” конкурсында җиңүче һәм лауреат 24әр булса, “Кеше һәм табигать” дип аталганында 5 номинация буенча I-III урыннар билгеләнгән, махсус призлар каралган иде һәм соңгысында җәмгысе 50дән артык журналист һәм иҗат төркеме лаеклы бүләген алды. Арада “ТНВ”, “Татарстан”, “Россия Татарстан”, “Казан”, ”Нурлат”, “Чирмешән”, “Яңа гасыр” телерадиокомпанияләре, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Казанские ведомости” һ.б. газеталары, “Казан” журналы, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International