Казанның барлык балалар сырхауханәләре бердәм мәгълүмат челтәренә берләштерелгән, табибка электрон рәвештә язылу бара, регистратураларның атвоматлашкан эше тәэмин ителә. Үзләренең шәхси медицина кабинетларын порталда инде 4 мең гаилә теркәгән.
Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, Түбән Кама районы сәламәтлек саклау учреждениеләрен мәгълүматлаштыру процессы бара. Проект кысаларында барлык табибларны шәхси компьютерлар белән тәэмин итү, электрон регистратура, электрон медицина картасы системасы гамәлгә кертелә.
Бүген республиканың медицина учреждениеләрендә 70 мең кеше эшли. Анда 12 мең 134 компьютер тора. Шуларның 70 проценты административ-хуҗалык идарәсе максатларында файдалана. Министр сүзләренчә, республиканың барлык медицина учреждениеләре, үзәк район хастаханәләре Интернетка чыга ала. Дәвалау процессын мәгълүматлаштыру максатыннан, өстәмә 17 мең компьютер сатып алырга кирәк, диде министр.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.