Рөстәм Миңнеханов барында КМТТУ-КАИ белән Фраунгофер Институты (Fraunhofer IWS) арасында үзара килешкәнлек турында Меморандум имзаланды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дрезденга эш визиты кысаларында Фраунгофера (Fraunhofer IWS) Материаллар һәм лазер технологияләре институтында булды.

Чара кысаларында Казан милли тикшеренү техник университеты (КМТТУ) белән Фраунгофер Институты (Fraunhofer IWS) арасында килешкәнлек турында Меморандум имзаланды. 

Әлеге вузлар көчләрен берләштереп, үзара дустанә мөнәсәбәтләр уранштырачаклар, шулай ук Германия белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне дә ныгытачаклар. Аерым алганда, Fraunhofer IWS һәм КМТТУ лазер технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итүне киңәйтергә планлаштыралар. 

Имзаланган документта билгеләнгәнчә, планнарны уртактан гамәлгә ашыру өчен, шулай ук Фраунгофер җәмгыяте һәм КМТТУ-КАИ халыкара мөнәсәбәтләрне киңәйтү макстаныннан әлеге Меморандумда каралганча үзара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәргә ризалыкларын белдергәннәр. 

Рөстәм Миңнеханов барында документка имзаларын КМТТУ ректоры Альберт Гыйлметдинов һәм Фраунгофер вәкиле куйды. 

Шуннан Фраунгофер Институты буенча экскурсия оештырылды. Кунакларга кайбер лабораторияләрне, шул иәптән лазер лабораториясен күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International