Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Якунин “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды

2010 елның 2 октябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия тимер юллары” ААҖ компаниясе президенты Владимир Якунин Алабуга районында урнашкан “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды.

Визит башында алар “Соллерс” заводында булды. Кунаклар шулай ук “Фиат Дукато” автомобильләре күргәзмәсе белән танышты.

Аннары махсус икътисади зонаның административ-эшлекле үзәге бинасында киңәшмә узды, анда Владимир Якунинга “Алабуга”ның мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Бүгенге көндә махсус икътисади зона резидентлары тимер юл транспорты белән йөк ташу өчен “Тихоново” станциясеннән файдалана, ул зонадан 18 чакрым ераклыкта урнашкан.

Бүгенге көндә станция йөк агымын кабул итәргә сәләтле. Әмма, Алабуга” махсус икътисади зонасының Директорлар советы рәисе Тимур Шаһивәлиевның сүзләренә караганда, 2015 елга йөк агымы күләме тәүлегенә 640 вагонга кадәр артачак. Резидентлар күбәю белән, әлбәттә инде, йөк агымы да ким дигәндә ике тапкыр артыр дип көтелә. Шунлыктан инде хәзер үк өстәмә килү юлларын төзү ихтыяҗы барлыкка килә.

Әмма, Владимир Якунин белдергәнчә, ул җитәкләгән ведомство мондый төзелеш эшләре белән шөгыльләнми. Өстәвенә, ачыкланганча, “Тихоново” станциясенең хәтта милекчесе дә билгеләнмәгән. “Россия тимер юллары” ААҖ башлыгының сүзләренә караганда, әлеге проблеманы хәл итүнең берничә варианты бар, аларны карарга кирәк булачак.
Яклар якындагы айда каралырга тиешле иң әһәмиятле мәсьәләләрне билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International