Шулай ук берничә документка кул кую планлаштырыла. Алар арасында 2011-2015 елларга исәпләнгән төбәкара һәм чик буе хезмәттәшлеге программасы, Россия һәм Украина Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлекләре арасында хезмәттәшлек турында беркетмә, Россиянең Краснодар крае һәм Украинаның Запорожье өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү бар.
Геленджикка сәфәр барышында Россия Президенты Дмитрий Медведевны РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Нарышкин, РФ Президенты ярдәмчеләре Сергей Приходько һәм Александр Абрамов, РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин, РФ энергетика министры Сергей Шматко, РФ транспорт министры Игорь Левитин, РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, Россия чик буе хезмәте башлыгы Владимир Проничев, Федераль миграция хезмәте җитәкчесе Константин Ромодановский, Федераль таможня хезмәте башлыгы Андрей Бельянинов, Россия Федерациясе дәүләт чиген тәртипкә китерү Федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Безделов озатып йөри.
Форумда Россия төбәкләрен Башкортстан, Татарстан, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Брянск, Воронеж, Курск, Ленинград, Липецк, Свердловск өлкәләре башлыклары тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.