Татарстанга килгән эшлекле даирә делегациясе составында медицина аппаратурасы, энергия саклау, машина төзелеше, су технологияләре өлкәләре, электроника, металлургия юнәлешләренә караган белгечләр бар. Илче бу юнәлешләрнең барысын да Татарстан белән ике арадагы хезмәттәшлек перспективалары арасында атады.
Тарихка күз салсак, Россия белән бу "тюльпаннар иле" арасында тыгыз багланышлар Петр I идарә иткән чорда башлана. Нәкъ менә Голландия Россиянең реформатор патшасы өчен Ауропага беренче "тәрәзә" ролен үти һәм аны илне үзгәртеп коруга рухландыра. Тарихи багланышлар бүгенге мөнәсәбәтләрнең ныклыгын тәэмин итә. Хәзерге вакытта Нидерланд, Алманиядән соң, Россиянең тышкы сәүдә партнерлары арасында икенче урында тора. Россия белән Нидерланд арасында инвестицион багланышлар да үсә. Әлеге Ауропа иле Россиядә тупланган инвестицияләр күләме буенча (34 млрд. доллар) икенче урында. Россиянең динамик үсештәге төбәкләренең берсе Татарстан белән Нидерланд арасындагы тыгыз хезмәттәшлек исә инде дистә елдан артык дәвам итә. Ул рәсми делегацияләр алмашу белән ныгытыла бара. Ике арадагы икътисади-сәүдә багланышларына килгәндә, Нидерланд соңгы елларда товар әйләнеше күләме буенча Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында алдынгы позицияләрне били. Узган ел ике арада тышкы сәүдә әйләнеше 979,1 млн. доллар булса, агымдагы елның беренче яртысында аның күләме 959,4 млн. доллар тәшкил иткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча Нидерланд Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары һәм инвесторлары арасында дүртенче урында. Татарстаннан Голландиягә, нигездә, нефть һәм нефть продуктлары озатыла. Ә безгә бу илдән механик җиһазлар, терлекләр, әзер терлек азыгы , орлыклар , җиһазлар кертелә.