Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Германиягә визиты йомгаклары буенча берничә инвестицион проект эшләнгән, аларның перспективасы бар һәм алар буенча фикер алышачаклар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.
Искәртәбез, Татарстан делегациясе Германиядә 2016 елның 1-3 ендә булган иде.
Талия Миңнуллина сөйләгәнчә, 2015 елда Россиягә Германиядән 1,4 млрд. доллар инвестицияләр кертелгән. «Татарстан гомумроссия күләмендә зур өлешне алып тора. Германия инвесторлары безнең республикада эш алып баралар», – диде ул.
Инвестицион юнәлешләр турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы ИҮА җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен транспорттагы технологияләр, инжиниринг үзәкләре дәрәҗәсендәге эш, биомедицина юнәлеше, республика территориясендә уртак югары технологияле сәнәгать производстволары ачу кызыклы.
Талия Миңнуллина сүзләренчә, әлегә «берничә инвестицион проект эшләнү дәрәҗәсендә һәм алар буенча фикер алышулар булачак».
«Без станоклар төзү һәм машина төзү өлкәсендәге югары технологияле инжиниринг компаниясендә булдык. Алар безгә июль аенда җавап визиты белән килергә тиеш», – диде ул.
Тагын бер уртак проект, ТР ИҮА җитәкчесе сүзләренчә, малеин ангидриды җитештерү заводы булырга мөмкин (елына 45 мең тонна). «Ул пленкалар, синтетик җепселләр, юу чаралары, фармацевтика препаратлары җитештерүдә кулланыла. Бүгенгә Россиядә мондый завод юк, гәрчә продукциягә ихтыяҗ зур булса да. Бу проект кына 120 млн. евро тәшкил итәчәк. Әлеге мәсьәлә буенча тармак предприятиеләре, нефть химиясе предприятиеләре белән эшләргә кирәк», – дип йомгак ясады Талия Миңнуллина.
ТР ИҮА җитәкчесе белдергәнчә, якын киләчәктә Татарстанда Саксония эшлекле даирәләре делегациясен кабул итү көтелә.