Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: ”Укытучыга элек булган хөрмәтне кире кайтару – төп бурыч”
2010 елның 5 октябре, сишәмбе
Бүген Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында Халыкара укытучылар көненә багышланган чара узды. Анда республиканың иң лаеклы 550 педагогы чакырылган иде. Татарстанның иң яхшы укытучыларын котларга дип ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре килде.
Рөстәм Миңнеханов педагогларны республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән тәбрикләп: “Дуслар, чыннан да, республиканың конкурентлыкка сәләтлеге – киләчәгебез - белем бирү дәрәҗәсеннән тора. Без соңгы 2-3 елда бу юнәлештә чит илләр тәҗрибәсен ныклап өйрәндек һәм белем бирү сыйфатының үзәгендә укытучы торуын аңладык. Тикшерүләр нәтиҗәсендә Стратегия эшләнде. Ул быел инде тормышка ашырыла”, - диде.
Президент сүзләренчә, укытучы үзеннән-үзе әйдәүче көч булып тора. “Ул, үз-үзенә ышанып, профессиональ рәвештә эшләсен өчен, аны инструментлар, социаль пакет белән тәэмин итәргә тиешбез. Без быел хезмәт хакы түләүнең тармак системасына күчтек, иң заманча технологияләрне кертәбез, мәктәпләрнең яртысында компьютер сыйныфларын яңарттык, укытучыларыбызны ноутбуклар белән тәэмин иттек. Бу ел ахырына кадәр 12-13 мең укытучы ноутбуклар алачак. Безнең бурыч – 2011-2012 яңа уку елы башланганчы, бөтен педагогларны ноутбуклар һәм программа продуктлары белән тәэмин итүне тәмамлау”, - дип белдерде Президент.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика алдында яңа заманча мәктәп төзү бурычы тора. “Ә бу безнең республиканың киләчәге дигән сүз. Әлеге бурычны тормышка ашырачагыбызга бернинди шик юк”, - диде ул.
“Бу залда укытучыларның иң лаеклылары утыра. Бүген һәрберебез белем алуын дәвам итә. Укытучы һөнәре хөрмәткә лаек булсын өчен, аңа ихтирам күрсәтергә кирәк. Төп бурыч - элек булган хөрмәтне кире кайтару. Әгәр моны эшләмәсәк, максатка ирешеп булмаячак. Без мәктәпнең төп нигез икәнлеген аңларга тиешбез. Әгәр яхшы мәктәп юк икән, бернинди югары мәктәп тә, фән дә булмаячак. Мәктәптә салынган сыйфатларны кеше алга таба үстерәчәк кенә. Шуңа күрә мин сезгә бик авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Кешеләрне укыту – бик авыр. Без моның барысын да аңлыйбыз. Шуңа күрә ярдәм дә итәчәкбез. Мәгариф белән мәсьәләләр – республика өчен иң мөһимнәрдән санала”, - дип тәмамлады сүзен Президент, тагын бер кат бәйрәм белән котлап.
Рөстәм Миңнеханов бер төркем педагогларны “Татарстан Республикасы атказанган мәктәп укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булулары белән тәбрикләде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз