ВТБ банкы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Бүген Казанда ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костинның визиты кызыларында ВТБ банкы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты һәм ВТБ банкы идарәсе рәисе Андрей Костин очрашуы барышында үтте.

Килешү якларның кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча багланышларын күздә тота. 

Яклар Татарстан Республикасында алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә бизнеска һәм проектларга дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү турында килештеләр. Алар арасында - инвестицияләр, инновацияләр һәм фәнни-техник проектларны гамәлгә ашыруда уртак эш. 

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Костин массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап бирделәр. 

Андрей Костин хәбәр итүенчә, Татарстан Президенты белән очрашуда конкрет проектлар турында сүз барды, беренче чиратта, инвестиция проектлары турында. "Нефть химиясе өлкәсендә ВТБ эре проектларын финанслау карала, анда миллиардлаган долларлар исәпләнә, бу озак вакытка исәпләнгән проектлар - 10-15 елга", - дип билгеләде Андрей Костин. 

"Бу республика үстерергә планлаштырылган юнәлешләр, төп юнәлешләр, - диде Андрей Костин. - Без катнашырга исәплибез. "ТАИФ", "Татнефть" һәм башка компанияләр өлкәсендә проектлар". 

Андрей Костин хәбәр итүенчә, "имзаланган килешү кысаларында без Татарстанда уңышлы үсеп килүче агросәнәгать комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә җыенабыз, бу импортны алыштыру буенча актуаль". 

ВТБ банкының Татарстандагы күптәнге партнерлары арасында Андрей Костин "КАМАЗ" ГАҖ, Казан вертолетлар заводын һәм башкаларны атады. 

"Ягъни, хезмәттәшлекнең дүрт юнәлешен билгеләр идем - эре инвестицион проектлар, машина төзелеше һәм оборона комплексына, шулай ук кече һәм урта бизнес, агросәнәгать комплексына ярдәм", - диде ВТБ банкы идарәсе рәисе. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, хәбәр иткәнчә, 2002 елдан бирле ВТБ банкы Татарстан Республикасының стратегик партнеры. "Кредит ресурслары буенча бу банк өченче урында тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ләкин без бүген 50 миллиардлык кредитлар турында сөйләштек - бу вак сан түгел, ә ул ике, өч кат арта ала әле". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать, химия продукциясен җитештерү өлкәсендә конкрет проектлар тәкъдир ителде.

Без ВТБ ның Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә, "Алабуга" МИЗ һәм "Иннополис" МИЗ территорияләрендә проектларны кредитлау турында сөйләштек, дип искәртте ТР Президенты. Безнең багланышлар өчен мөмкинлекләр күп, диде ул, бүген без биш миллиардка заявканы тутырдык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International