Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: Бөтендөнья футболы - төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерүче спорт төре
2010 елның 8 октябре, җомга
Бүген Казан Кремлендә Халыкара футбол федерациясе башкарма комитеты (ФИФА) әгъзаларына Казаның спорт потенциалын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ФИФА башкарма комитеты әгъзалары Хани Абурида әфәнде һәм Мөхәммәд Бин Хамам Әл-Абдулла әфәнде катнашты.
Искәртеп узабыз, Россия 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү хокукына дәгъва кыла. Россия заявкасы җиңгән очракта, Казанда төркем турниры матчлары узачак.
Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов республика кунакларын сәламләде, киеренке график һәм эш режимына да карамастан, Казанга килергә вакыт тапканнары өчен рәхмәт белдерде. “Без спортны пропагандалаучы республика. Казан клублары Россия чемпионатларында югары нәтиҗәләргә иреште. Соңгы ике елда “Ак Барс” – хоккей буенча Россия чемпионатында, “Рубин” – футбол буенча, “Зенит-Казан” волейбол буенча Россия чемпионатында җиңү яулый, “УНИКС” баскетбол командасы һәм “Синтез” ватерпол клубы Россия чемпионатларының иң көчле командалары өчлегенә керә”, - диде Р.Миңнеханов.
ТР Президентының сүзләренә караганда, соңгы өч елда Татарстанда 230 яңа спорт объекты файдалануга тапшырылган. Р.Миңнеханов искәртеп узганча, 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын кабул итү хокукы өчен көрәштә җиңү Казанның спорт инфраструктурасы үсешенә җитди этәргеч биргән.
“Без республикада футболны үстерүгә мәктәпләр, югары уку йортлары, югары казанышлар спорты дәрәҗәсендә аерым игътибар бирәбез. Инде икенче ел рәттән Казанның “Рубин” командасы Чемпионнар лигасында чыгыш ясый. Узган ел безнең футболчылар иң көчле клублар – “Барселона” һәм “Интер” белән уйнады. Якташларыбыз турнирда алга үтә алмаса да, Казанга шундый командаларның килүе генә дә республикада футболның дәрәҗәсен күтәрә. Быел “Рубин” янә “Барселона” командасы белән очрашты, матч 1:1 исәбенә төгәлләнде. Бу Татарстан халкында футболга карата зур кызыксыну уята”, - дип искәртте Президент.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, бөтен ил чемпионатны кайсы илнең кабул итәчәге турындагы карарны көтеп яши. “Әгәр зур футбол Россиягә килсә, без бәхетле булачакбыз”, - диде Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы искәрткәнчә, Россия җиңгән очракта, Казан футбол буенча дөнья чемпионатының сайлап алу матчлары узачак шәһәрләрнең берсе булачак. “Спорт, сәламәтлек өчен файда китерүдән тыш, тормышны активлаштыра һәм кешеләрне берләштерә”, - дип сүзен йомгаклады Р.Миңнеханов.
ФИФА башкарма комитеты әгъзалары шулай ук Казанның Үзәк стадионында, “Рубин” базасында һәм башка футбол инфраструктурасы объектларында булачак.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз