Очрашудан соң Сенегал Республикасы илчесе Мамаду Салиу Диуфа журналистларга хәбәр иткәнчә, бу аның Россиягә ясаган тәүге визиты. Ул Сенегал Республикасының Татарстан белән икътисади, иҗтимагый һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерүен һәм моның өчен кирәкле барлык шартларның да булуын ассызыклады. “Татарстан һәм Сенегал халкының уртак әйберләре күп. Ике республикада да мөселман дине таралган. Татарстан Республикасын Сенегалда “КАМАЗ” ААҖ продукциясе һәм Татарстан командасының “Париж-Дакар” узышларында катнашуы аркасында беләләр”, - диде кунак.
ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов билгеләп үткәнчә, Сенегал – югары потенциалы булган үсеп килүче ил. Республика Сенегал һәм Африка илләрен азык-төлек белән тәэмин итү максатын күздә тоткан азык-төлек программасы кабул итте. Сенегалның Татарстанда җитештерелә торган машина һәм җиһазларга ихтыяҗы зур булачак. Иртәгә Сенегал Республикасы делегациясе (аның составына 6 кеше керә) “КАМАЗ” һәм “Соллерс” предприятиеләре белән танышачак.
2009 ел нәтиҗәләре буенча Сенегал һәм Татарстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 504,4 мең АКШ доллары тәшкил иткән, Сенегал Татарстан Республикасы партнер-илләре арасында 90 нчы урынны алган. 2007 елда Сенегалга – 26 “КАМАЗ-5460” автомобиле, 2008 елда – 5 “КАМАЗ-5460” машинасы, 2009 елда 10 “КАМАЗ-6460” автомобиле җибәрелгән.
“КАМАЗ” ААҖ һәм “АлАЗ” җитештерү берләшмәсе” ААҖ продукциясен Сенегал һәм Көнбатыш Африка илләре базарларына чыгаруны оештыру, “Казан вертолет заводы” ААҖнең Сенегал предприятие-оешмалары белән хезмәттәшлеген үстерү Татарстан һәм Сенегал арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре санала. Сервис үзәкләре оештыру һәм инженер-очучылар составын укыту, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖнең Сенегалның нефть химиясе тармагы предприятиеләре белән хезмәттәшлеге, Сенегал Республикасы һәм Көнбатыш Африка илләре территориясендә “Татнефть” ААҖ катнашында нефть чыгару өлкәсендә геология-разведка эшләре башкару мөмкинлекләрен карау да өстенлекле юнәлешләргә керә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.