Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Республика яшьләр форумы Татарстан яшьләренең иң кыю идеяләрен берләштерәчәк
2010 елның 12 октябре, сишәмбе
Алдынгы, креатив идеяләрне проектларга салган Татарстан яшьләрен үзләрен тагын бер кат сынап карый ала. Агымдагы елның 17 ноябрендә республикада узачак Яшьләр форумы менә дигән мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борханов сөйләде.
“Әлеге форумда яшьләр уртак яисә шәхси проектларын тәкъдим итә алачак. Шуның белән алар үз сәләтен күрсәтә, потенциалын тормышка ашыра ала. Мондый чаралар шулай ук фикердәшләреңне табарга һәм дәүләт ярдәмен аларга мөмкинлек бирә”, - дип саный министр.
Яшь галимнәр һәм белгечләрнең яшьләр иҗтимагый хәрәкәте рәисе Виктор Туманин хәбәр иткәнчә, форум ноябрь аенда гына узса да, проектларны сайлап алу IT-паркта 21-22 октябрьгә билгеләнгән. Анда яшь талантлар “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Яшьләр эшмәкәрлеге”, “Мәгълүмат ташкыны – яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары”, “Лидерлык”, “Карьера”, “Киләчәккә старт” һәм башка юнәлешләр буенча үз проектларын тәкъдим итә алачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: IT-паркта проектларны икътисади яктан уңышлы тормышка ашыру, максатка ирешү буенча мастер-класслар, лекцияләр уздырылачак.
Иң өметле, табыш китерергә сәләтле дип саналган проектлар Эксперт советы тарафыннан сайлап алынып, форумда күрсәтеләчәк. Рафис Борһанов фикеренчә, әлеге проектларны гамәлгә кертү яшьләр арасындагы эшсезлекне киметү юнәлешендә үз эшен эшләячәк.
Яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча талантлар белән идарә итү системасын төзү, сәләтле яшьләр һәм проектларның бердәм банкын оештыру күз алдында тотыла.
Яшьләр форумында теләсә кем үзенең проектын тәкъдим итә ала. Моның өчен 20 октябрьгә кадәр ТР Яшьләре ресурс үзәге сайтында заявка калдырырга кирәк.
Форум кысаларында шулай ук “Кадрлар резервы” проекты командасы “Өскә!” бәйгесен уздырачак, анда катнашучылар республика министрлык һәм ведомстволарында стажировка уза алачак. Татарстанның яшь гражданнары - үз форумына, Татарстан студентлары лигасы үз җыенына әзерләнә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз