Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Түбән Камада шәһәр мэрын сайладылар
2010 елның 18 октябре, дүшәмбе
Бүген Түбән Камада икенче чакырылыш шәһәр Советының беренче сессиясе узды. Халык депутатлары республика Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә шәһәр мэрын сайлады. Әлеге вазифага ике кандидатура тәкдим ителгән иде.
Элеккеге мэр Айдар Метшин шәһәр башлыгы вазифасына беренче дәгъвачы булды. Депутатларга аның кандидатурасын Илдар Халиков тәкъдим итте. “Түбән Кама – республикабыз өчен генә түгел, бөтен Россия Федерациясе өчен дә үзенчәлекле шәһәр. Аны бернинди арттырусыз Россия нефть химиясе сәнәгатенең үзәге дип әйтергә мөмкин. Биредә илдә эшләп чыгарылган барлык нефть химиясе сәнәгате продукциясенең чиреге җитештерелә, ул дөньяның 100 дән артык иленә җибәрелә. Халыкның яртысыннан артыгы шәһәр икътисадында хезмәт куя”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков сессиядә катнашучыларга.
“Республика Президенты тарафыннан Түбән Кама тикмәгә генә укытучыларның август конференциясен үткәрү урыны итеп сайланмады, биредә торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәрү турындагы карар да очраклы рәвештә генә кабул ителмәде. ТАНЕКО һәм башка зур проектлар да нәкъ менә Түбән Камада гамәлгә ашырыла. Шундый үзенчәлекле шәһәрнең җитәкчеләренә иң югары таләпләр куелуын сез үзегез дә аңлыйсыз. Шунлыктан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Айдар Метшин кандидатурасын Түбән Кама башлыгы вазифасына тәкъдим итәргә рөхсәт итегез”, - диде Илдар Халиков.
Түбән Кама коммунистлары лидерларыннан берсе Николай Максимов мэр вазифасына икенче дәгъвачы булды. Фикердәшләре аны шәһәр проблемалары белән тулысынча мәшгуль кеше буларак сыйфатлады.
Бүген мэрны сайлауда 26 шәһәр Советы депутатының 25 е катнашты. Нәтиҗәдә, аларның 22 се Айдар Метшин кандидатурасын яклап тавыш бирде, өчесе каршы булды. Шул рәвешчә, элеккеге шәһәр башлыгы яңа срокка Түбән Кама мэры итеп сайланды.
Ант биргәннән соң Айдар Метшин депутатлар корпусына үзенә карата ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Илдар Шәфкатович, шәһәребезгә карата игътибарлы булганыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Мэр вазифасында минем кандидатураны хуплаганы өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алдыбызда торган бурычларны без бөтен җаваплылыгы белән хәл итәчәкбез. Түбән Кама югары тормыш дәрәҗәсенә ия заманча шәһәргә әверелергә тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Җавап сүзендә Илдар Халиков болай дип билгеләп үтте: “Үз чиратымда, соңгы елларда Айдар Метшин белән бергәләп эшләгән коллега буларак бернчә сүз әйтәсем килә. А.Метшинны аерым торган төп сыйфатлар – аның Түбән Камада, анда яшәүче һәркемгә карата булган шәхси тугрылыгы. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә муниципаль берәмлекнең Россия Федерациясендә иң яхшысы дип табылуы очраклы хәл түгел. Без Айдар Рәис улының бүгенге көндә шәһәр алдында торган бурычларны хәл итә алачагына тулысынча ышанабыз”.
Айдар Метшин үз урынбасары вазифасына Эльвира Долотказина кандидатурасын тәкъдим итте, аны бүген үк бертавыштан Түбән Кама муниципаль район Советында шәһәр Советы вәкиле итеп сайладылар.
Николай Козлов мэр урынбасары итеп билгеләнде.
Сессия барышында 10 октябрьдә Татарстан территориясендә узган муниципаль сайлаулар темасы да кузгатылды. Форсаттан файдаланып, Илдар Халиков сессиядә катнашучыларны депутат итеп сайланулары белән котлады.
Бүген шәһәр Советлар йортында икенче чакырылыш Түбән Кама муниципаль район Советының беренче сессиясе дә узды. Аның барышында Айдар Метшин “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы итеп сайланды.
Эльвира Долотказина аның урынбасары итеп билгеләнде.
ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз