Айдын Сезгин әфәнде, үз чиратында, Төркия Республикасы Президенты исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен Төркиягә рәсми визит белән килергә чакыру кәгазе тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Төркия Татарстан ягыннан визитларның саны артуга карата кызыксыну белдерә һәм Татарстан делегацияләрен һәрвакыт шатланып кабул итә.
“Без Татарстан Республикасы белән бөтен өлкәләрдә дә ике якка да файдалы мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез”, - дип белдерде Төркия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе. Ул искәртеп узганча, Татарстан Республикасының Истанбулдагы вәкиллеге актив эшчәнлек алып бара, бу да ике яклы мөнәсәбәтләрнең җитди булуын ассызыклый.
Айдын Сезгинның сүзләренә караганда, Төркия ягы Төркиянең кайбер динамик үсеш кичерә торган югары технологияле компанияләренең Татарстан Республикасы икътисадына инвестиция кертүенә карата кызыксыну белдерә. Шуның белән бергә ул бу очракта җирле базар механизмнарын белү кирәклеген, иртәгесе көнгә һәм төбәк икътисадының тотрыклылыгына ышаныч булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.