Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан һәм Литва арасындагы хезмәттәшлеккә иң якын юл – спорт һәм мәдәниятне үстерү, дип саный Илдар Халиков
2010 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан вәкилләре 2011-2012 елларда Балтия баскетбол лигасы ярышларында катнаша алачак. Бүген Литваның экс-премьеры Казимира Дануте Прунскене Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков белән очрашуда әнә шундый тәкъдим ясады. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Литва Республикасы экс-премьеры, Литва халык берлеге партиясе лидеры Казимира Прунскене Казанга ике көнлек эш сәфәре белән килгән иде. Кичә Казимира Прунскене һәм аны озатып йөрүче затлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында булды, биредә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән эшкәртү сәнәгате, азык-төлек өлкәсендәге хезмәттәшлекнең ихтимал перспективалары хакында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, кунакны сәламләп, аның исемен һәм эшчәнлеген Татарстанда һәм Казанда әле дә булса хәтерлиләр, дип билгеләп үтте. Ул Казанга визит барышында Прунскене ханымның Татарстан башкаласындагы истәлекле урыннар белән таныша алачагына, алга таба гамәлгә ашырылуы мөмкин булган проектлар буенча очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрәчәгенә ышаныч белдерде.
Илдар Халиков Татарстан икътисадына кыскача характеристика бирде, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагындагы планнар хакында сөйләде, 2013 елда Казанда Универсиада үткәрүгә әзерлек эшләре, шулай ук республикада гамәлгә ашырыла торган “ТР электрон Хөкүмәте” һәм “Электрон Татарстан” проектлары хакында хәбәр итте. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Электрон мәктәп” проектына старт бирелүен, аның кысаларында республикадагы барлык укытучыларга да ноутбуклар тапшырылуын искәртте.
Үз чиратында, Казимира Прунскене үз иле икътисады хакында җентекләп сөйләде, икътисадның структурасы Татарстанныкыннан аерылып торуын билгеләп үтте. Казимира Прунскене сүзләренә караганда, Литвада авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, җитен производствосы, шулай ук традицион һөнәрчелек һәм авыл туризмы нык үсеш алган.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан командаларының Балтия баскетбол лигасы ярышларында катнашуы турындагы тәкъдимне кабул итте. “Без чакыруны көтеп калачакбыз”, - диде ул. ТР Хөкүмәте башлыгы Татарстан мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышу өчен Литва Республикасы делегациясен Сабантуй бәйрәменә чакырды. “Хезмәттәшлеккә иң якын юл – мәдәният һәм спорт өлкәсендәге элемтәләрне үстерү”, - диде Илдар Халиков.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз