Быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортларда эшләр тәмамланды

2010 елның 22 октябре, җомга
Республикада быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык күп катлы йортларда эшләр тәмамланды. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр ителде.

Ремонт башкарылган йортларның 88 проценты (1 мең йорт) Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган. Ә менә калган 136 йортның вакытында кабул ителмәве башкарылган эшләрнең сыйфатына дәгъвалар булу, яисә башкарылган эшләрне тапшыру өчен кирәкле документларның тулысынча әзерләнмәвенә бәйле. Мондый очраклар 11 муниципаль берәмлектә күзәтелә.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, соңгы ике атна эчендә Дәүләт торак фондына кабул ителгән башкарылган эшләр акты күләме 388 млн. сумга тулыланып, 5 млрд. 972 млн. сум тәшкил иткән. Бүгенге көндә Баш инвестиция-төзелеш идарәсе счетына барлыгы 1 млрд. 284 млн. сум финанслар күчерелгән булса (лимитның 78 проценты), шуның идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре хисабына әлегә 91 проценты гына күчерелгән. Министр торак милекчеләреннән капиталь ремонт өчен җыела торган акчаларның идарә компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләренең исәп-хисап счетларына вакытында күчерелмәве белән бәйле проблеманың һаман саклануын искәртә. “Кайбер районнарда халыктан капиталь ремонт өчен акча җыела, әмма алар Баш инвестиция -төзелеш идарәсенә күчерелми”, -дип белдерде ул. 8 муниципалитетта халыктан җыелган 35 млн. сум әле һаман тиешле счетка күчерелмәгән.

Ремонт эшләре тулысынча башкарылуга карамастан, подряд оешмалары белән тулысынча исәп-хисап ясалып бетмәгән. Аларга бүгенгә актлар буенча 4 млрд. 939 млн. сумлык кына түләнгән. Бу – гомуми күләмнең 77 проценты. “Моны нормаль хәл дип бәяләп булмый. Ул эшнең тиешенчә оештырылмавы нәтиҗәсе”, -дип кабатлый Марат Хөснуллин. Аның белдерүенчә, исәп-хисапның вакытында башкарылуы Торак-коммуналь хуҗалыгына ярдәм буенча федераль фонд алдында хисап тоту өчен дә кирәк. Премьер-министр Илдар Халиков та мондый тоткарлыкны урыннардагы җаваплы затларның документларны тиешенчә рәсмиләштермәве китереп чыгара дип исәпли. Хөкүмәт башлыгы бу кимчелекне бетерү өчен ике атна вакыт бирде.

Йортларга хисаплау приборлары урнаштыру буенча план үтәлеше катлаулырак. 21 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, планга кертелгән 6966 приборның 5090 ы гына урнаштырылган. Шуның да яртысыннан артыгы гына, ягъни 3563е эксплуатацияләнә. Еллык планны үтәп чыгу өчен тагын 1876 җиһаз урнаштырылырга тиеш, шуның 1500 дән артыгы Казан өлешенә туры килә. Шулай ук Биектау, Менделеев, Ютазы районнарында эш темпларын арттырыга кирәк. Бу эшне кыска вакытларда башкарып чыгу өчен киңәшмәдә Казан җитәкчеләре алдына әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алу бурычы куелды. “Киләсе елда барлык йортларны тулысынча хисаплау приборлары белән тәэмин итеп бетерү өчен, инде хәзер үк 2011 ел программасын формалаштырып бетерергә кирәк”, -ди Марат Хөснуллин.

Моннан тыш, муниципалитетлар 5 елга торак йортларда капиталь ремонт ихтыяҗын күздә тоткан программа әзерләргә тиеш. Бу эш инде башланган. “Капиталь ремонтка мохтаҗ булган һәм киләсе ел программасына кертелгән барлык йортлар Дәүләт торак инспекциясе белән килештерелергә тиеш. Бүген 5-6 муниципалитетта гына бу эшләр тулысынча башкарылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белән килешүләр төзегән йортлар һәм аена капиталь ремонт өчен квадрат метрдан 5 сумнан да ким түләнмәгән йортлар гына республика программасына кертеләчәк”, -дип ассызыклады министр.

Киңәшмә соңында Премьер-министр Илдар Халиков быел капиталь ремонт уздырылган барлык йортларны тапшырып, йөкләмәгә ахыргы нокта кую өчен документларны тиз арада рәсмиләштереп бетерү бурычын куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International