Татарстанда эшсезләр саны кими

2010 елның 22 октябре, җомга
Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының кимү тенденциясе тотрыклы дәвам итә. Аларның саны, агымдагы ел башы белән чагыштырганда, 17 меңгә кыскарган. Бүгенге көндә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми теркәлү узган эшсезләр саны 39 мең 158 гә калган. Бу – республикада икътисади актив халыкның 1,96 проценты. Шулай да 13 муниципаль берәмлектә эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечне узып китә. Эшсезләр саны буенча иң югары күрсәткеч – Алабугада. Биредә алар эш көчендәге халыкның 3,64 процентын тәшкил итә. Ә менә 8 муниципалитетта эшсезлек дәрәҗәсе 1 проценттан түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясенең Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган утырышында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова җиткерде. Видеоконференция режимында оештырылган утырышның төп темасы Татарстанда хезмәт базарының торышы һәм быел хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча төбәк программасының үтәлеше, күрелә торган өстәмә чаралар белән бәйле иде.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча төбәк программасында каралган юнәлешләрне финанслау күләме бүген 2 млрд. 965 млн. сум тәшкил итә. Бу, каралган сумманың 89 проценты. Бүленгән финансларны үзләштерү буенча иң зур күрсәткеч - эшсез гражаннарның үз эшен ачу аша мәшгульлеген тәэмин итү юнәлешендә. Бу максатларга каралган сумманың бүгенгә 93 проценты үзләштерелгән. Иҗтимагый, вакытлы эшләр оештыру аша гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итүгә каралган акчаларның исә 81 проценты үзләштерелгән. Стажировка юнәлешенә килгәндә, аның буенча планлаштырылган финансларның үзләштерелү дәрәҗәсе зур түгел - 11 процент кына. Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен каралган чараларның бүгенгә 16 проценты, адреслы ярдәм өчен каралган акчаларның -83 проценты, предприятиеләрендә кыскартуга эләгү куркынычы янаган кешеләрне алдан күреп укытуга каралган чараларның-53 проценты үзләштерелгән. Соңгысына килгәндә, Клара Таҗетдинова бу юнәлеш буенча финанслар үзләштерелүнең соңгы вакытларда активлашуын искәртте. Республикада, аерым алганда, штурманнарны алдан күреп укыту юнәлеше дә гамәлдә. Бу юнәлеш буенча быел каралган акчалар тулысынча үзләштерелгән. Кризиска каршы чаралар программасында каралганча, штурманнарны алдан күреп укытуны финанслауда катнашуга бюджеттан тыш, авиакомпанияләр дә йөкләмә ала. Аның 95 проценты федераль казна, 5 проценты җирле авиакомпанияләр өлешенә туры килергә тиеш. Тик быел бу эш тулысынча казна хисабына алып барылган, ә “Ак Барс авиа” һәм “Татарстан” авиакомпанияләре шартларны үтәмәгән. Бүгенге утырышта әлеге компанияләр белән бу мәсьәләне аерым карарга килешенде.

Хезмәт базарында киеренкелекне киметү юлының берсе булган стажировка юнәлеше, шулай ук инвалидларны эшкә урнаштыру буенча финансларның аз үзләштерелүе сәбәпле, бу максатларга каралган акчалар яңадан бүленәчәк. Министр урынбасары Клара Таҗетдинова шулай дип җиткерде. “Стажировка программасы буенча каралган акчаларның 33 млн. сумы иҗтимагый эшләр оештыруга җибәреләчәк, инвалидларны эшкә урнаштыру һәм стажировка программаларыннан алынган 73 млн. сум исә гражданнарның үзмәшгульлеген оештыруга биреләчәк”, -дип белдерде министр урынбасары. Шуны күздә тотып, бу программаларны яңадан расларга туры киләчәк. Бу эш 11-13 ноябрьләргә планлаштырылган. Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов республикада иҗтимагый эшләрне оештыру активлыгыннан канәгать калуын җиткерде. Тик әле, аның ассызыклавынча, аеруча авыл җирлекләрендә оештыру эшләрен тәртипкә салу җитми.

Иҗтимагый эшләр димәктән, агымдагы ел башыннан аларга 206 мең татарстанлы җәлеп ителгән. Шунысы игътибарга лаек, Бөтенроссия халык исәбен алуга әзерлек һәм аны үткәрү 783 эшсез гражданны вакытлыча эшле иткән.Үзмәшгульлекне тәэмин итүгә килгәндә, аның буенча 19 мең эшсез граждан бизнес-план эшләп, шуларның 17 меңнән артыгы үз эшен теркәүгә ирешкән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International