Россия Президенты Дмитрий Медведев: Татарстан Республикасы энергияне сакчыл итеп куллануда зур уңышларга ирешкән

2010 елның 26 октябре, сишәмбе
РФ Президенты Дмитрий Медведев белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм технологик үсеш буенча комиссия утырышына кадәр Чаллыдагы торак йортларның берсендә (14 нче комплекста) җылылык узелының эшләве белән якыннан танышты.

Аңа кадәр биредә олы кунакка Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкта бара торган уңай үзгәрешләр, ирешелгән казанышлар, перспективалар хакында сөйләгән күргәзмә тәкъдим ителде. Экспозициядә тәкъдим ителгән стендлар белән Дмитрий Медведевны һәм аны озатып йөрүче кунакларны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин таныштырды. Ул, аерым алганда, Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау һәм модернизацияләү этаплары, республикада торак фондын капиталь ремонтлау, ике контурлы җылылык казаннарын кулланылышка кертү һәм энергия ресурсларын хисапка алу, энергия һәм ресурсларның нәтиҗәлелеге сәясәтен республикада этаплап гамәлгә ашыру, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру һәм модернизацияләү этаплары турында тулы мәгълүмат бирде.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау һәм модернизацияләү программасы 2015 елга кадәр һәм 2020 елга кадәр вакытны күздә тотып эшләнгән. Аны гамәлгә ашыруның беренче этабында төп бурыч – тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгын, 2006 елга караганда, 20 процентка киметүгә ирешү. Күп катлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруга килгәндә, соңгы 3 ел эчендә республикада 5606 йорт капиталь төзекләндерү узган. Шул рәвешле, 1 млн. 72 мең татарстанлы яшәү шартларын яхшыртуга ирешкән. Өч ел эчендә капиталь ремонт эшләренә 22 млрд. сум күләмендә финанслар тотылган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов масштаблы капиталь ремонт уздыруны финанслауда Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм буенча федераль фондның булышлыгы зур булуын ассызыклады. Аның белдерүенчә, республика казнасы акчалары белән генә мондый зур эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының игътибарын шул ук вакытта Татарстанда тагын 8102 торак йортка капиталь ремонт таләп ителүенә, моны башкаруга 50 млрд. сум финанслар кирәк булуына, федераль фондның ярдәмен алга таба да саклау зарурлыгына игътибар юнәлтте. Рөстәм Миңнеханов шул ук вакытта капиталь ремонт эшләрен финанслауда торак милекчеләренең актив катнашуын белдерде. “Элек алар капиталь ремонт өчен ай саен түләнгән сумманың нәрсәгә тотылуы турында хәбәрдар булмаса, хәзер гражданнар махсус портал аша моны контрольдә тота ала. Бүгенге көндә республикада капиталь ремонт өчен милекчеләр 1 кв. метр мәйданга 5 сум исәбеннән түли. Бу акчалар аларның җыелма счетларында туплана бара, РФ Финанс министрлыгы аларның максатчан кулланылышын контрольдә тота”, - ди Татарстан башлыгы. Дмитрий Медведев, иң мөһиме - халыкның ремонт өчен түләгән суммаларының югалмавы һәм максатчан файдаланылуы, дип ассызыклады.
Энергия ресурсларын хисаплау приборлары белән тәэмин ителешкә килгәндә, бу эш республикада берничә елдан бирле актив дәвам итә. Йортларны ике контурлы җылылык казаннары белән тәэмин итү исә республикада дәүләт лизинг программасы нигезендә алып барыла. Әлегә республика бәясе һәм сыйфаты ягыннан канәгатьләндерерлек Кореядә эшләнгән казаннарга өстенлек бирә. Дмитрий Медведев мондый казаннарны илдә җитештерүгә ныклап алынырга кирәк дип саный.

Россия Президентында иң зур кызыксыну уяткан экспозиция Татарстанда электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтү, аерым алганда, инфоматларны демонстрацияләү булды. Бу презентацияне ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров уздырды. Аның сүзләренә караганда, бүген республика территориясендә халыкка тиз арада электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтүче 43 шундый терминал урнаштырылган. Алга таба аларның санын тагын да арттыру бурычы куела. Дмитрий Медведев бер тапкыр ишеткәнче, бу системаны үзе сынап карарга булды. Банк картасы ярдәмендә ул инфомат аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен секундлар эчендә түләп, моны раслаган квитанция алды. Президент моның белән генә тукталып калырга теләмәде. Инфомат ярдәмендә чит ил паспортын алуга документлар тутырып, чиратка язлырга да өлгерде. Аның белдерүенчә, башта Татарстанның мондый инфоматларга ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерергә (республикага 500 инфомат таләп ителә), аннан соң бу яңалыкны бөтен илгә җәелдерергә кирәк. Аның белдерүенчә, терминалларның мондый зур булуы мәҗбүри түгел, алар мобильрәк тә була алыр иде. Мәгълүматлаштыру өлкәсендә ил төбәкләреннән бер адым алда баручы Татарстан соңыннан Илбашына бүләк ясады. Аңа РФ Президенты мобиль офисы программасы урнаштырылган заманча компьютер-планшет (iPad) бүләк ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International