Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла торган барлык муниципаль районнарда да 830 объектның 790ында эшләр башланган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин торак һәм социаль объектлар төзү, капиталь ремонт өлешендә республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Искәртәбез, 2016 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын финанслау күләме 4,725 млрд. сум тәшкил итә, гомуми мәйданы 4,7 млн. кв. метр булган 830 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. 194,5 мең гражданнның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.
Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт кысаларында 1 июльгә эшләр барлык объектларда да алып барыла. 2016 елда барлыгы 1,9 млрд. сумга 95 мәктәпне ремонтлау каралган, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп һәм 53 мәктәпкәчә оешма.
Ресурс үзәкләрен (колледжларны), мәдәният учреждениеләрен, яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы буенча планлаштырылган объектларда эшләр бара.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт программасы буенча 78 бинада да ремонт эшләре башланган. 51 объектта эшләр тәмамланган.
Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә аерым контрольдә тора, һәм ул әлеге эшне активлаштырырга кушты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, республикада җылыту сезонына әзерлек бара, аның буенча штаб оештырылган һәм беренче утырышы уздырылган да инде. Бүгенгә 4766 йорттагы җылыту системасы, 55%лап җылыту казаны, 44% җылыту челтәре һәм башка объектлар әзер инде.
Аннары Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, сыер фермаларына, яшелчә-бәрәңге саклагычларга капремонт ясау һәм силос-сенаж траншеяләрен кору программасы буенча эшләр дәвам итә. 301 сыер фермасына, 118 машина-трактор паркына капиталь ремонт ясау, 132 силос-сенаж траншеясе төзү, шулай ук 30 яшелчә-бәрәңге саклагычка капиталь ремонт каралган.
2016 елга су саклау зоналарын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, министр искәрткәнчә, 20 муниципаль берәмлектә 21 объектта эшләр бара.
Моннан тыш, «Парклар һәм скверлар» программасы буенча 2016 елга 36 муниципаль берәмлектә – 42 объектта эшләр алып барыла.
Киңәшмәдә юллар салу эшләре, Кама елгасы аша күпер кичүен төзү (Саескан Тавы янында), Зәйдә Алнаши – Бөгелмә тимер юл аша кичү урынын төзү турында Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин сөйләде.