АКШ делегациясе составында «OtterBox» компаниясе генераль директоры Курт Ричардсон, компания президенты Брайн Томас, башкаручы директор Мэтью Кларк, Колорадо Дәүләт университеты деканы урынбасары Джон Хоксмайер бар.
Бүген яклар хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты - «OtterBox» компаниясе Россия һәм Татарстан базары белән кызыксына. Аларның беренче максаты – биредә баручы процесслар турында дөрес күзаллау булдыру.
“Без Россиядә кәрәзле телефоннарның Ауропага караганда тизрәк таралуын яхшы беләбез. Моннан тыш, без җитештерә торган әйберләрнең күбесен янгын хезмәтләре яки хокук саклау органнары куллана”, - дип сөйләде «OtterBox» компаниясе вәкилләре. Алар билгеләп үткәнчә, компания вәкилләре Татарстанда күргән күп кенә нәрсәләр яңа технологияләргә күчү хакында сөйли. Илдар Халиковның әлеге процессны тизләтү теләгенә каршы, кунаклар: “Бездә дә шундый ук проблема бар”, - дип җавап бирде.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.