Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның төп бәйрәме - Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты. Тантаналы вәгазьне һәм намазны Казанның Галиев мәчетендә ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.

Вәгазьдә Татарстан мөфтие РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан килгән котлау телеграммаларын укыды. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләгәнчә, быел республика мөселманнары тормышында мөһим вакыйга булды - илдә ислам фәнни-мәгърифәтчелек үзәге булачак Болгар ислам академиясе нигезенә беренче таш салынды. 

ТР мөфтие бүген төнлә Согуд Гарәбстанында булган фаҗигага да игътибар итте. Искәртик, Мәдинәдә теракт нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган. Камил хәзрәт Сәмигуллин террористларны җинаятьчеләр дип атады һәм мондый гамәлләр исламга каршы булуын ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International