Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ территориясендә берничә җитештерүне карап чыкты

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан «Тракья Гласс Рус» АҖ пыяла җитештерү заводында булды.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре  кыла, анда «Алабуга» МИЗ оешуга 10 ел тулуга багышланган чаралар уза.

Чараның шәрәфле кунаклары – Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе (РФ ФСХ) Михаил Мишустин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры (РХХ һәмДХ) Владимир Мау һәм башкалар.

«Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата баруында кунаклар җитештерү белән таныштылар, цехларны һәм җайланмаларны карап чыктылар.  

Тәкъдир итү барышында хәбәр ителгәнчә, мондагы инвестицияләр күләме 200 млн. доллар тәшкил итә. Предприятие автомобиль сәнәгате өчен пыяла җитештерә.   

Шунда ук «Лада Веста», «Рено Сандеро», «Шкода» һәм башка автомобильләр өчен алгы пыяла үрнәкләре куелган иде. 

Кунакларга чимал эретү мичен, 1,6 мм – 12 мм пыяланы җайга салу цехын һәм башкаларны күрсәттеләр.   

Аннары кунаклар «Армстронг Билдинг Продактс» ҖЧҖ заводына юнәлделәр.

Завод түшәм панельләре җитештерә, продукция бөтен Россиядә һәм БДБ илләрендә сатыла, планнары – чит илләр базарларына чыгу. Бүгенгә завод 17 төр продукция җитештерә.

Мәскәү мэры Сергей Собянин җитештерүләрне карап йөргәндә җитештерү өчен чимал китерү, сату базарлары мәсьәләләре, резидент компанияләр эшчәнлеге белән кызыксынды.

Соңыннан «Алабуга» МИЗ административ-эшлекле үзәгенең конференц-залында махсус икътисадый зона эше йомгакларына һәм киләчәк преспективаларына багышланган киңәшмә узды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International