Advenira Enterprises компаниясе вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Advenira Enterprises компаниясе производствосын Казандагы "Химград" технополисы территориясендә ачу мөмкинлеге турында сүз барды.
Бүгенге көнгә Advenira Enterprises компаниясе эремәләр нигезендә нәзек элпәле нанокомпозит материалларны каплау технологиясенә ия.
Advenira Enterprises проектлау компаниясе Россия белгечләре төркеме тарафыннан Кремний үзәнендә 2010 елда оештырылган, аның нанокомпозит материалларны каплау буенча җиһазларның төп төрләренә патентлары бар.
2016 ел мартында Advenira компаниясе Россиядә Троицк шәһәрендә "ТехноСпарк" нанотехнологияләр үзәге мәйданчыгында вәкиллеген ачты. Ул - "РОСНАНО" АҖнең портфель компаниясе.
Рөстәм Миңнеханов багланышлар мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен Advenira Enterprises белгечләре һәм республиканың төп нефть һәм нефть химиясе компанияләре вәкилләре кергән эш төркемен оештырырга тәкъдим итте.