Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге яңа пляж турында: Бу Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында гамәлгә ашырылган беренче җитди проект

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәр күлендәге туризм-ял итү зонасын ачу тантанасында катнашты. 

Бу объектны төзүнең барышы һәм территорияне төзекләндерү эшләре турында Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар фитнес һәм воркаут буенча дәресләр узучы территорияне карап чыктылар, «Җиләк ярминкәсен» ачуда катнаштылар, «Төсләр фестивалендә» булдылар.

Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләү сүзендә  күлне чистарту эшләрен билгеләп үтте. Бу проектны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәменнән башка гамәлгә ашыру мөмкин булмас иде, диде ул. Үткән ел Әлмәттә «Шәмсенур» паркын ачканда Рөстәм Миңнеханов республикада Су саклау зоналары елына старт биргән иде. Быел исә безнең кешеләр өчен менә дигән җәйге ял итү зонасы корылды», - диде Айрат Хәйруллин. Ул шулай ук «Татнефть» ГАҖ җитәкчелегенә һәм аның генераль директоры Наил Маһановка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.  

«Бу Татарстанда Су саклау зоналары елы кысаларында гамәлгә ашырылган беренче җитди проект. Мин бу матурлыкка бик сокландым», - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

«Мин яшьтәшләрем белән малай чакта бу күлгә коенырга килүләремне хәтерлим. Яңа буын әлмәтлеләр өчен искиткеч ял итү урыны», - диде «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов. Ул әлмәтлеләрне бу яңа объектка сак мөнәсәбәттә булырга өндәде.

Бәйрәм сәхнәсенә чып-чын корабль чаңы – тарих музее экспонаты – рында куелган иде. 1960 елда Ленинград суднолар төзү заводы «Әлмәт»  теплоходын суга төшергән иде, 1962 елда ул Кубага җибәрелгән. Бу рында шул суднодан.

Шәрәфле кунаклар, тарихи корабль чаңын кагып, шәһәр күлен ачуга сигнал  бирделәр.

Тантана тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм кунаклар скалодромда, бауда шөгыльләнү паркында, күл буендагы кафеда булдылар, анда исә «Дай 5!» программасын тәкъдимр иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International