Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Бәләкәч” программасы нигезендә 40 меңгә якын сабый сөт продуктлары белән тәэмин ителә
2010 елның 2 ноябре, сишәмбе
2010 елда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы “Бәләкәч” программасын тормышка ашыра башлый. Әлеге программа өч яшькә кадәрге сабыйларны бушлай сөт продуктлары белән тәэмин итүне күздә тота. Быелга әлеге программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 292 миллион 506 мең сум акча бүлеп бирелә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 132 миллион сумга күбрәк. 2011 елга да республика бюджетында моннан ким булмаган сумма күләмендә акча каралырга тиеш, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов.
Әлеге программа нигезендә бушлай сөт продуктлары белән кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балалар, 2009 елда “Татарстан Республикасында халыкка социаль адреслы ярдәм күрсәтү” законы буенча сөт продуктлары алган 2 яшькә кадәрге сабыйлар һәм озак дәвамлы авырулары булган өч яшькә кадәрге нәниләр тәэмин ителә.
Айрат Фәррахов әйтеп үткәнчә, республика районнарына Яшел Үзән сөт комбинаты продукциясе 7 машинада илтеп җиткерелә. Продуктларны илтүне Диспетчер үзәге контрольдә тота. Казанда яшәүче балаларга исә “Шатлык” сөт кухнясында җитештерелә торган сөт продукциясе сөт кухнялары һәм 25 өләшү пункты аша бирелә. Сабыйларга бирелә торган продуктларга сөт катнашмалары, сөт, кефир һәм эремчек керә.
Ай саен 40 меңгә якын бала бушлай сөт продуктлары белән тәэмин ителә. “Татарстанда өч яшькә кадәрге балалар саны 121 991 белән исәпләнә. Биш ел эчендә сабыйлар саны 11 632 меңгә арта. 2011 елга нәниләр санының 15 меңгә артыр дип көтелә. Бүгенге көндә республикада өч яшькә кадәрге балалар арасында сәламәт булганнар 4 процентны тәшкил итә. 92 процентында исә балачактан ук озак дәвамлы авырулар күзәтелә. Шуңа күрә республика Хөкүмәте, сабыйларның сәламәтлеген кайгыртып, “Бәләкәч” программасын булдырырга ният кыла. Әлеге программа сабыйларны югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бернинди икътисадый кыенлыклар да әлеге программаны какшатмас”, - диде Айрат Фәррахов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз