"Роснано" башлыгы Анатолий Чубайс: "Әгәр Россиядә чын мәгънәсендә инновацион икътисад барлыкка килә икән, ул Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да түгел, ә төбәкләрдә булачак"

2010 елның 2 ноябре, сишәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә нанотехнологияләр буенча RUSNANOTECH ΙΙΙ Халыкара форумы эшендә катнашты.

3 көнгә исәнләнгән форум программасы эшлекле һәм фәнни-технологик өлешләрдән тора. RUSNANOTECH ΙΙΙ Халыкара форумы, традиция буларак, Россия һәм халыкара компанияләрнең нанотехнологияләр кулланып җитештергән уникаль продукциясе, наноиндустрия өчен җиһазлар үрнәкләре тәкъдим ителә торган күргәзмәне эченә ала. Быелгы күргәзмәдә Россиядән һәм чит илләрдән 350 дән артык компания үз экспозицияләрен тәкъдим итә. Россиянең 35 төбәге күргәзмәдә үз эшләнмәләре белән катнаша. Татарстан экспозициясе 102 кв.м мәйдан били һәм 5 тематик блокны берләштерә. Алар – “Казанда “Идея” технопаркы базасында нанотехнологияләр үзәген төзү һәм үстерү концепциясе”, “Татнефтехиминвест-холдинг”ның нефть химиясе һәм биотехнологияләр өлкәсендәге проекты”, “Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының Югары технологияләр үзәге”, “ТР Фәннәр академиясе яклавындагы фәнни-белем бирү учреждениеләре проектлары”, “2015 елга кадәрге чорга Татарстанда наноиндустрияне проектлар ярдәмендә үстерү буенча комплекслы программа”.

Форум мәйданнарында Россия икътисадының инновацион сегменты үсешенә һәм илдә наноиндустрияне формалаштыру перспективаларына багышланган 40 тан артык дискуссия уза. “ Әгәр Россиядә чын мәгънәсендә инновацион икътисад барлыкка килә икән, ул Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да түгел, ә төбәкләрдә булачак”. Бүген “Төбәкләрнең инновацион потенциалы: бизнес өчен яңа мөмкинлекләр” дигән сессияне ачып, “Роснано” генераль директоры Анатолий Чубайс әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, инновацион икътисадны үстерүдә төбәк җитәкчесенең катнашуы, аны үзенең бурычы дип санавы аеруча мөһим. Сессиянең модераторы –“ВТБ банкы” ААҖ идарә әгъзасы Ольга Дергунова билгеләп узганча, Татарстан соңгы дистә елда инновацион икътисадка җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча барлык төбәкләрне узып китә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республиканың бу өлкәдәге уңышлары серен ачты.

“Республика икътисадының инновацион үсешенең конкурентлыкка сәләтне күрсәтүен бүген ачык аңлыйбыз. Татарстан үз алдына куя торган төп бурыч – 2015 елга кадәр инновацияле продукциянең өлешен ике тапкырга арттыру”, -дип белдерде Татарстан башлыгы. Инновацияле эшләнмәләрне кулланылышка кертүне тизләтү өчен, Татарстанда махсус финанс институтлары булдырылган. ТР Инвестиция-венчур фонды, стабилизация һәм иминият фондлары, кече фәнни предприятиеләргә, суммар капиталы 12 млрд. сумнан артык булган башка учреждениеләргә венчур инвестицияләре салуны үстерүгә ярдәм фонды – әнә шундыйлардан.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда инновацияле үсешне стимуллаштыруда Россия венчур компаниясе, Внешэкономбанк, Фән-техника өлкәсендәге кече эшмәкәрлек формаларын үстерүгә ярдәм фонды, Россия Фәннәр академиясе кебек федераль структуралар белән хезмәттәшлекнең мөһим роль уйнавына тукталды. Президент искәрткәнчә, бүген Татарстанда мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә, 2015 елга кадәр мәгарифне үстерүгә исәпләнгән программа да кабул ителде. “Биредә заманча мәктәпкә зур роль бирелә. Мәктәптә алган белем сыйфатлы булмый икән, югары мәктәптә ниндидер җитди нәтиҗәләргә ирешү кыен булачак”, -ди ул. Президент кадрлар әзерләү һәм яңадан хәзерләүгә исәпләнгән “Алгарыш” программасына аерым игътибар юнәлтте. “Инновацион икътисадны һәм аңа кирәкле инфраструктураны үстерү, белем бирү программалары - боларның барысы да дәүләт һәм хакимият хисабына гына эшләмичә, бирегә бизнесны да актив җәлеп итәргә кирәк”, дип исәпли ТР Президенты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International