Мәскәүдә ТР белән ДОСААФ арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды

2010 елның 2 ноябре, сишәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы белән “Россия армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте” гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы (ДОСААФ) арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды. Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ДОСААФ рәисе Сергей Маев имзалады.

Килешү гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүнең федераль системасын төзү буенча уртак бурычларны чишүдә, авиацияне, хәрби-гамәли һәм техник спорт төрләрен үстерүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә озак вакытка исәпләнгән партнерлык мөнәсәбәтләрен күздә тота. Документны имзалаганда яклар гражданнарга патриотик тәрбия бирүдә, яшьләрне хезмәткә һәм Ватанны сакларга әзерләүдә, илдә спортны үстерүдә конструктив көчләрне берләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Килешүгә кул кую тантанасында шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International