Казанда Евразия икътисади бергәлеге әгъзалары булган дәүләтләр юстиция министрлары җыелды

2010 елның 3 ноябре, чәршәмбе
Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Евразия икътисади бергәлеге әгъзалары булган дәүләтләр юстиция министрлары советының XVI утырышы башланды.

Утырышны ачкан РФ юстиция министры Александр Коновалов, халыкара сөйләшүдә РФ Президенты киңәшчесе Вениамин Яковлев һәм БДБ илләре юстиция министрлары катнашуын искәртеп, сүзне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка бирде.

“Казан соңгы вакытта дәүләтләрнең җитди органнары җитәкчеләре, бу очракта юстиция министрлары, очрашу урынына әйләнә бара”, - дип белдерде Президент. Республиканың икътисадый, сәнәгый, фәнни һәм спорт ярышлары үзәгенә әверелүен искәртеп, Рөстәм Миңнеханов кунакларны Татарстан башкаласының тарихи-мәдәни байлыклары белән танышырга чакырды һәм мондый эшлекле очрашулар Татарстан җирендә соңгы булмас дигән ышаныч белдерде.

Беларусь Республикасы юстиция министры Виктор Голованов исә: “Үзара аңлашып эшләү безне якынайта гына”, - диде һәм, юридик-хокукый мәсьәләләрдә бергәләп эш йөртү дөньяда яшәүне җиңеләйтәчәк, дигән өмет белдерде.

Казакъстан Республикасы юстиция министры Рәшид Тусупбеков үз чыгышында: “Таможня бергәлегенә Казакъстан һәм Беларусь быел кушылды. Моңа Таҗикстан, Кыргызстан республикалары да кушылсын иде”, - диде.

Гомумән алганда, очрашу барышында БДБ илләрендә суд карарларын үтәү проблемалары буенча фикер алышулар, халыкара килешүләр проектларын, закон проектларын экспертизалау буенча дәүләтләрнең үзара багланышларын, Евразия икътисади бергәлеге әгъзалары булган дәүләтләрнең гражданлык законнарын гармонияләштерү мәсьәләләре карала.

Көннең икенче яртысында IT-паркта исә БДБ илләре юстиция министрлары советының V утырышы башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International