Рөстәм Миңнеханов керәшен мәдәниятенең XVII «Питрау» республика бәйрәмендә катнашачак

2016 елның 16 июле, шимбә

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш мунициципаль районына эш сәфәре  барышында керәшен мәдәниятенең XVII «Питрау» республика бәйрәмендә катнашачак.

Чара гадәттәгечә Җөри авылында узачак.

Керәшен мәдәниятенең XVII «Питрау» республика бәйрәмен ачу тантанасы театрлаштырылган пролог белән башланып китәчәк.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, бәйрәмгә 60 мең кеше җыелыр дип көтелә. 2016 елда Җөригә республиканың  22 районыннан һәм Россия төбәкләреннән иҗат коллективлары чакырылган.   

Бәйрәм итү территориясендә «Димче почмагы», «Әкият», «Табигать байлыклары», «Фольклорное подворье», «Керәшен чибәре» һәм башка тематик мәйданчыклар эшләячәк.

«Питрау – 2016» программасында – ат чабышлары, милли көрәш, гирь  күтәрү, кул көрәштерү, шахмат, шашка буенча турнирлар, бау тартыш, колга башына менү һәм башка традицион халык уеннары.

«Питрау чибәре» конкурсы бәйрәм бизәге булачак.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре тапшырылачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International