Рөстәм Миңнеханов: Фестиваль «Питрау» фестивале безне баерак итә

2016 елның 17 июле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Питрау» керәшен мәдәнияте республика фестивалендә катнашты.   

Искәртәбез, фестиваль гадәттәгечә Мамадыш муниципаль районының Җөри авылында 16 июль көнне узды.

Бәйрәм унҗиденче мәртәбә театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. 

Фестиваль программасын керәшен фольклор ансамбльләре парады башлап җибәрде. Тамашачылар милли җырлардан һәм биюләрдән торган композиция карадылар.

Аннары «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Шуннан соң тамашачылар хозурына «Керәшен чибәре» конкурсында катнашучылар чыкты.

Керәшеннәрнең флагы күтәрелде, һәм кунакларны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов сәламләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, керәшеннәр үзләренең халык гореф-гадәтләрен, костюмнарын һәм милли ашларын бик тырышып саклыйлар.

«Сезнең белән бергә без дә «Питрау» бәйрәмен түземсезлек белән көтәбез, - диде ул. – Безнең ил – бик зур һәм күп милләтле, шул ук вакытта без төрлеләр дә, менә шунда инде безнең көч. Совет заманнарында «Питрау»ны уздырырга рөхсәт юк иде, шуңа күрә без төнге Сабантуй ясый идек. Бүген без аны республика дәрәҗәсендә уздырабыз. Чыннан да, «Питрау» безне баерак итә. Киләчәктә дә ул үзенә кунакларны җәлеп итеп торсын».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле керәшен вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Питрау» керәшен мәдәнияте республика фестивалендә спорт ярышлары, милли уеннар уздырылды, «Керәшен чибәре -2016» конкурсына йомгак ясалды, милли ашлар татып каралды.

Фестиваль 16 июльдән 17 июльгә каршы төне буе барды һәм бәйрәм салюты белән тәмамланды. Хокук саклау органнарында хәбәр ителгәнчә, 20.00 сәгатькә  инде халык бәйрәмендә 10 меңләп кеше катнашып өлгергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International