Казанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович килде

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Хөкүмзте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Татарстанга визиты кысаларында РФ вице-премьерының Иннополис шәһәрендә "Президент академиясенең җәйге кампусы" V халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашуы көтелә. 

Шулай ук Аркадий Дворкович Рөстәм Миңнеханов белән «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген булдыру концепциясе кысаларында фән һәм инновацияләргә ярдәмнең инфраструктур проектларын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәсен үткәрәчәк. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International