Рөстәм Миңнеханов Россиянең баш суд приставы белән очрашты

2010 елның 9 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Рөстәм Миңнеханов республикага бер көнлек визит белән килгән Суд приставлары федераль хезмәтенең директоры – Россия Федерациясе баш суд приставы Артур Парфенчиков белән очрашты.

Очрашуда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы баш суд приставы Хәмит Шәрипов, ТР Куркынычсызлык советы Секретаре Валерий Власов һәм республиканың юстиция министры Мидхәт Корманов катнашты.

Очрашуда дәүләт хакимияте федераль һәм төбәк органнарының суд эшләрен башкару буенча бергә эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Суд приставларының эше гражданнарның конституцион хокукларын тәэмин итүче системаның мөһим өлеше булып торуын, икътисади һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә зур өлеш кертүен ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе эшчәнлеге һәм 2011 елда Казанда халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү мөмкинлеге мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International