Бүген Татарстанга эш визиты белән Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Казанга РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Татарстанга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл визиты сәбәпле килде.
Бүген Михаил Бабич Рус Православие Чиркәве башлыгын Лаеш муниципаль районындагы Каипы авылына озата барачак, анда Богоявление гыйбадәтханәсе янында рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе булган Гавриил Державин вафат булуына 200 ел тулу көнендә һәйкәле ачылачак.
Аннан РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Свияжск утрау-шәһәрчегенә баралар. Анда кунаклар православие изге җирен торгызу барышы белән танышачаклар, берничә объектны карыйлар.
Иртәгә, 2016 елның 21 июль көнне, Михаил Бабич Изге Ана Казан иконасы соборының нигезенә истәлекле таш куюда катнашачак.
Шулай ук ул Рус Православие чиркәве башлыгының ТР мөселманнары Диния нәзарәтте җитәкчелеге белән очрашуында катнашачак.
Михаил Бабич Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортына баруы көтелә, анда ул милли-мәдәни берлекләр эшчәнлеге белән танышачак.