Рөстәм Миңнеханов «Кремонини груп» (Cremonini Group) компаниясе делегациясе белән очрашты

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кремонини груп» (Cremonini Group) компаниясе президенты Луиджи Кремонини җитәкчелегендәге компания делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Просто молоко» УК генераль  директоры Марат Моратов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы белән «Кремонини груп» компаниясе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Искәртәбез, «Кремонини груп» Италия компаниясе ашамлык продуктларын, шул исәптән мөгезле эре терлек итен, җитештерү һәм дистрибуцияләү белән шөгыльләнә. Элегрәк 2014 елның июлендә «Кремонини груп» һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда терлекләрне симертү мәйданчыгы булдыру турында сөйләшеп килешкәннәр иде, бу продукция үз чиратында компаниянең Оренбургтагы заводына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International