Патриарх Кирилл һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында Гавриил Державинга һәйкәл ачтылар

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Тарихи ватанында бөек рус шагыйре һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинга һәйкәл ачылу – Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Россия күләмендә әһәмиятле вакыйга дип саный Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл.

Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, күрше метрополияләр башлыклары һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашты.

Державин сыны “Россия даны аллеясе” федераль проекты кысаларында Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова (Бастрыкина) акчасына әзерләнгән.

“Ул бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе генә түгел. Гавриил Державин кайда гына эшләсә дә, нинди генә дүләт бурычларын хәл итсә дә, һәрчак гаделлек яклы булган", - дип билгеләп үтте үз чыгышында патриарх Кирилл. "Шуңа авырлыклар да кичергән – классикның дошманнары җитәрлек булган, чөнки ул казна акчасына кул сузу һәм коррупция, алдашу һәм ялганга күз йома алмаган”, - дип өстәде Рус православие чиркәве башлыгы.

“Әлеге проблемалар бүген дә бар, шул исәптән безнең илдә. Шуңа да Державин үрнәге әдәбият һәм дини фәлсәфә өйрәнүчеләр өчен генә түгел, ә дәүләт хезмәтенә керешүчеләр өчен дә зур әһәмияткә ия. Чөнки Державин фикеренчә, дәүләт хезмәтенә әхлакый мөнәсәбәт булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый”, - диде патриарх.

Михаил Бабич та аның сүзләрен тулыландырды: “Россия тарихында бөек дәүләт эшлеклеләре, полководецлар һәм шагыйрьләр күп булган, әмма Гавриил Державин исеме ил елъязмасына аерым юл белән язылган. Әлеге шәхес, дәүләт хезмәтенең бөтен баскычларын узып, православие кешесенең бөтен яхшы сыйфатларын: Ватанга мәхәббәт, патриотизм, кешеләргә хөрмәтне саклаган”. Бүген Державинның әлеге дәресләре аеруча мөһим, дип өстәде РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле.

“Әлеге шәхес, безнең якташыбыз Россия дәүләте тормышы, әдәбиятка, мәдәнияткә зур өлеш керткән. Без моны беркайчан да истән чыгармыйбыз. 180 ел элек Казанда Гавриил Державинга беренче һәйкәл ачылган булган. Ел саен Державин бәйрәмнәре уза, махсус әдәби премия бар. 2018 елда аның юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнәбез”, - диде үз чиратында Рөстәм Миңнеханов. “Тарихи ватынында якташыбызның хәтерен мәңгеләштерүдә катнашкан кешеләргә бик рәхмәтлебез”, - дип өстәде республика башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International