Татарстан Президенты дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары белән очрашты

2010 елның 10 ноябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Кислов белән очрашты.

Очрашуда вице-премьер – республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров, “Татарстан Республикасы буенча җир кадастр палатасы” федераль дәүләт учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова катнашты.

Республикада пространство мәгълүматлары инфраструктурасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру очрашуның төп темасы булды.

Әлеге проектта Россиянең 9 төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасы да катнаша. Пространство мәгълүматлары инфраструктурасы – пространство мәгълүматларын җыю, эшкәртү, саклау һәм кулланучыларга тәкъдим итү системасы ул. Санлы мәгълүматлар торак пунктларның шәһәр төзелеше планнары, транспорт агымнары карталары, юл чишелешләре схемалары, су һәм урман ресурслары карталары, галәмнән төшерелгән фотосурәтләр, рельеф модельләре, топография һәм тематик карталар, күчемсез милек объектларының кадастр планнарын үз эченә ала.

Сынау проекты аерым төбәк буенча пространство мәгълүматларының барлык төрләрен системага салуны күздә тота.

Очрашуда дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан хезмәттә “яхшылар исәбендә”. “Биредә соңгы елларда күп нәрсә эшләнгән”, - дип ассызыклады В.Кислов.

Бүген Виктор Кислов Татарстанда пространство мәгълүматлары инфраструктурасының төбәк моделен булдыру мәсьәләләренә багышланган семинарда катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International