Бүген Финляндия Президенты Тарья Халонен Казан Кремле белән танышты. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде. Алар Кол Шәриф мәчетендә һәм Благовещение соборында булды.
Благовещение соборында кунакларны Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий каршы алды. Ул Татарстанның парвославие динен тотучылар һәм мөселманнар, шулай ук башка дин һәм конфессия вәкилләре дус-тату яши торган толерант республика булуын билгеләп үтте.
Казан епархиясе башлыгы Тарья Халоненны Благовещение соборы белән таныштырганнан соң, аңа Казан Изге ана иконасы миниатюрасын, ә иренә “Казан епархиясе монастырьлары” дигән альбом бүләк итте.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.