Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишбалта бистәсендәге янгын каланчасын җимерү эшләрен туктатырга йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов Казан мэриясенә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына янгын каланчасын җимерү эшләрен туктатырга кушты.
Эшләрне ТР Президенты каршындагы комиссия утырышына кадәр туктатырга йөкләнелде, утырышта Бишбалта бистәсен төзекләндерү концепциясе кысаларында әлеге мәсьәлә каралачак.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына объектта куркынычсызлык чараларын үткәрергә йөкләнелде.