Бүген көннең икенче яртысында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Раифа Богородицкий ирләр монастыренда булды. Визиты барышында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, архипастырьлар һәм РПЦ руханилары озата йөрде.
Кунаклар өчен экскурсияне Раифа монастыре наместнигы архимандрит Всеволод алып барды. Патриарх Грузин Мәрям-ана иконасы янында булды, Изге Троица хөрмәтенә төзелгән соборны, Водосвятыня часовнясын һәм Балалар корпусын карап чыкты.
Шуннан соң ул монахларга мөрәҗәгать итте.
«Беренче чиратта мин сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Мин сезнең мондагы эшләрне юктан башлаганыгызны беләм. Раифаны башкалардан аера торган нәрсә бар: монда бик күп кешеләр килә һәм соңыннан әйләнеп-әйләнеп яңадан килергә тырышалар. Бу монастырьның даны бөтен җиребезгз таралган», - диде Владыка.
РПЦ башлыгы Раифа монастырена күп кешеләр күңелендә калуны теләде.
Патриарх Кирилл монастырьда булу истәлегенә Никон Радонежский иконасын бүләк итеп калдырды.