Рөстәм Миңнеханов РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белән очрашты

2016 елның 22 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров регионда электрон хөкүмәт һәм мәгълүмат технологияләре үсеше мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Шулай ук яклар халык арасында дәүләт хезмәтен электрон рәвештә күрсәтүне популярлаштыру һәм дәүләт һәм муниципаль хезәмәт күрсәтүне җайлырак итүне тәэмин итү темаларына да кагылдылар. 

Татарстанга Николай Никифоров Иннополис шәһәрендәге "Җәйге Президент Академиясе" V халыкара мәгариф форумында катнашу өчен килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International