Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Ефәк юлы - 2016» раллиенда җиңүе белән котлады

2016 елның 24 июле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинны, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинны һәм команданың барлык әгъзаларын «Ефәк юлы - 2016» раллиенда ышанычлы җиңүләре белән котлады.

«КАМАЗ-мастер» данлыклы Татарстан командасын «Ефәк юлы - 2016» раллиенда чираттагы җиңүе белән чын күңелдән котлыйм.

Команданың барлык әгъзаларына, «КАМАЗ» ГАҖ җитәкчелегенә халыкара  спорт аренасында Россия һәм Татарстан абруен күтәрүгә ярдәм итәрлек бердәм һәм югары профессиональ эшегез өчен рәхмәт белдерәм.

Бу мәртәбәле ярышларда җиңүчеләр – Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий  Сотников экипажларын билгеләп үтәсем килә. Ышанам, мондый профессионаллар белән команданы киләчәктә яңадан-яңа казанышлар һәм спорт җиңүләре көтә! Уңышлар Сезгә!», - диелә котлау телеграммасында.

Искәртәбез, 23 июль көнне Айрат Мәрдиев идарәсендәге «КАМАЗ-мастер» Россия командасы экипажы «Ефәк юлы-2016» ралли-рейдында йөк автомобильләре зачетында җиңү яулады. Раллида икенче урынны Дмитрий  Сотников идарәсендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы яулады. Өченче урында «Рено» командасыннан нидерландлы Ван дер Бринк.

«Ефәк юлы-2016» ралли-рейды 8 июль көнне Мәскүнең Кызыл мәйданыннан страрт алды. «Ефәк юлы-2016» раллиына 27 йөк автомобиле һәм 110 юлсыз йөрдә йөри алучы автомобиль кузгалды. Икенче көнне, 9 июльдә, Казанда «Kazan-Arena» стадионы белән «Казан» гаилә үзәге арасындагы территориядә раллида катнашучыларның авто һәм мото шоу тамашасы узды.

Финиш тантанасы 24 июль көнне Пекин шәһәренең Тяньаньмэнь мәйданында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International