РФ Кораллы көчләре масштабындагы конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы беренче урынны алды

2016 елның 23 июле, шимбә

РФ Кораллы көчләре масштабындагы конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы беренче урынны алды.

Бу вакыйга белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник Владимир Зарудницкий котлады.

“Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, ТР территориясендә гражданнарны хәрби исәпкә алуны тәэмин итү буенча РФ Кораллы көчләре бурычларын үтәүдә ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Ышанам, киләчәктә дә сезнең ярдәмегез белән оборона өлкәсендәге бурычлар уңышлы үтәлер”, - диелгән Владимир Зарудницкийның хатында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International