Рөстәм Миңнеханов: “Җылылык энергиясе чыганагы ышанычлы булырга тиеш”

2010 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанда 4нче җылылык энергиясе чыганагы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә шулай ук республика министрлык-ведомстволары, Казан мэриясе җитәкчеләре, проектны гамәлгә ашыруда катнашучы M+W Group, Bertsch, Siemens Energy, PB Berlin Projekte GMBH, Hitachi Power Europe GmbH, FORTUM компанияләре вәкилләре катнашты.

Булачак җылылык станциясенең генераль подрядчысы - M+W Group компаниясе вәкилләре проектны презентацияләде, дип хәбәр итә ТР Энергетика министрлыгының матбугат хезмәте. Аннан аңлашылганча, проектның нигезендә Siemens та җитештерелгән һәм һәрберсе 47 шәр МВт егәрлектәге 2 газ турбинасы, шулай ук 2 утилизатор-казан ята. Хәзерге вакытта компания объектны планлаштыруның төп стадиясендә. Җиһазларга киләсе ел башында заказ биреләчәк. Турбиналар һәм казаннар беркадәр җыелган хәлдә Татарстан башкаласына Алманиядән кайтарылачак. Бу монтажлау эшләрен сизелерлек җиңеләйтергә тиеш. Төзелеш өчен җир участогы да киләсе елда әзерләнәчәк. Җылылык станциясен 2012 елның сентябрендә эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.

Бүгенге киңәшмәдә объектны финанслау мәсьәләсе дә каралган. Бу уңайдан Алманиянең Landes Bank Berlin банкы үз финанс схемасын тәкъдим иткән. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, җылылык станциясе төзелеше бик җитди проект. Президент киңәшмәдә катнашучыларны төзелештә актив катнашырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International