Планны үтәп чыгу өчен, ел ахырына кадәр ТР да тагын 500 мең кв. м мәйданда торакны сафка бастырасы бар

2010 елның 12 ноябре, җомга

Узган 10 ай эчендә Татарстанда 1 млн. 518 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Бу еллык биремнең 75 проценты. Планны үтәп чыгу өчен ел ахырына кадәр калган санаулы вакыт эчендә тагын 500 мең кв. метр мәйданда торакны төзеп бетерергә кирәк. Бу күләм тулысынча диярлек социаль ипотека программасына туры килә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз барды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев сүзләренә караганда, әлегә быелгы план биремен үтәп бетермәгән муниципалитетларны 3 төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчеләрендә сафка бастырасы торак мәйданы зур түгел -1500 кв. метр тирәсе генә калган. Икенче төркемдә аның күләме 1500 дән 10 мең кв. метрга кадәр, өченчеләрендә ел ахырына кадәр сафка бастырасы мәйдан 10 мең кв. метрдан артык. Бу төркемгә төзелешнең зур өлеше туры килгән эре шәһәрләр керә. Нәкъ менә алардагы эш темплары 2010 елгы планның язмышын билгеләячәк. “Федераль максатчан программа буенча республикада быелгы план 2 млн. 20 мең кв. метр күләмендә расланган. Бу - халыкның торак белән тәэмин ителешен күрсәтүдә федераль индикатор”, -дип ассызыклый Рәүзил Хаҗиев.
Узган 2 атнада Татарстанда социаль ипотека буенча 29 мең кв. метрдан артык мәйданда торак сафка бастырылган. 2010 елда республикада социаль ипотека программасы буенча төп күләм Казан шәһәренә туры килә. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды линиясе буенча төзелә торган йортлар аерым игътибарда. 9 ноябрьдә уздырылган рейд күрсәткәнчә, объектларда төзелеш эшләре график буенча бара.
Тик менә подрядчыларның башкарылган эшләр актын тапшыруы сүлпән бара. Соңгы 2 атнада Казанда социаль ипотека йортлары төзелеше заказчы тарафыннан 92,5 млн. сумлык финансланган. “Һәр объектны финананслауның уртача күләме 76 процент тирәсе булса, шуның да 40 проценты буенча гына хисап тотылган”, -ди Рәүзил Хаҗиев. Киңәшмәдә бу мәсьәләне бер атна эчендә җайга салу бурычы куелды.
Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, ноябрь-декабрь айларында сафка басарга тиешле йортлар төзелеше аерым контрольдә. Моннан ике атна элек узган киңәшмәдә социаль ипотека йортларын сафка бастыруга тәрәзәләр җитмәвенең киртә тудыруы күтәрелгән иде. Бүген хәбәр ителгәнчә, шушы вакыт эчендә йортларны тәрәзә блоклары белән тәэмин итүдә вәзгыять уңай якка үзгәргән. Шулай да әле берничә объектка блоклар җитми. 1 атна эчендә бу мәсьәлә дә хәл ителәчәк дип ышандырдылар.
Башкаланың Минская, Габишев урамнарында төзелүче йортлар Дәүләт торак фонды планы буенча, 2011 елга күчүче югары әзерлектәге торак йортлар резервына кертелгән иде. Рәүзил Хаҗиев белдерүенчә, Габишев урамындагы 4 нче йорттан кала башкаларында эш тулы күләмдә бара. Шул сәбәпле, төзелеш-бизәкләү эшләрен ел ахырына кадәр башкарып чыгару мөмкинлеге бар. Ә инде бу йортлардан фатирлар отучылар өй туйларын киләсе ел башында бәйрәм итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International